Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча фотоэшләр конкурсының шәһәр этабына старт бирелүе турында игълан итә. Шәһәр этабы эшләре 10 декабрьгә кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Яр Чаллы шәһәре Хакимияте» төркеме альбомында кабул ителә. Конкурс турындагы нигезләмәне биредә карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда берьюлы берничә милли проект гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда шәһәрнең иске һәм яңа өлешләрен тоташтыручы үзәк транспорт артериясе: Әлмәт тракты, Муса Җәлил, ЯрЧаллы, Тынычлык проспектлары һәм Абдулла Алиш урамнары төзекләндерелде. «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Чаллыда быел барлыгы 1440 урынга исәпләнгән алты яңа балалар бакчасы барлыкка килде, шуларның 780е – ясле яшендәге балалар өчен яңа урын.

Җомга, 6 декабрь 2019, 10:59