Мы в социальных сетях

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "Эколидер" республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Анда катнашырга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә: нефть һәм газ сәнәгате; төзелеш сәнәгате; торак - коммуналь комплекс; агро һәм урман сәнәгате; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү; гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү; югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары: муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен; шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен; авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар: иҗтимагый берләшмәләр; гражданнар; халык контроле. Массакүләм мәгълүмат чаралары: иң яхшы телесюжет; иң яхшы радиосюжет; электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы; вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы басма. 

Катнашу өчен гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс нигезнамәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm.

Җомга, 8 ноябрь 2019, 11:42