Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тормыш сыйфатын тикшерү проекты кысаларында 250 меңнән артык кешесе булган Россия шәһәрләре буенча  җирле хакимиятнең халык белән үзара эшчәнлеген бәяләде. 

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Чаллы шәһәрләр арасында дүртенче урынны алган, анда хакимиятләрнең шәһәр халкы файдасына башкарган активлыгыннан канәгать булуы чагыла. Беренче урында - Грозный, икенчедә -Төмән, өченчедә - Мәскәү. 

Моннан тыш, автокала тикшерүнең тагын ике подрейтингында булган. Әйтик, ул халкы үз шәһәр хакимиятенә көчле йогынты ясарга сәләтле дигән фикер белән иң күп килешүче шәһәр унлыгына кергән. Шулай ук Яр Чаллы җирле хакимиятнең эш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында бишенче урында тора. Грозный, Төмән, Казан, Севастополь, Кемерово шәһәрләре өстенрәк булып чыккан.

Ә рейтингның үзендә Чаллы шәһәре 78 шәһәр арасында алтынчы урынны алды. Җирле хакимиятләрнең шәһәр халкы иминлеге өчен күп эш башкарулары белән тулысынча яки нигездә килешкән кешеләр өлеше 62% тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь 2019, 08:59