Мы в социальных сетях

30 октябрьдә «17нче балалар хореография мәктәбендә» Совет халкының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш Бию елъязмасы» шәһәр бию конкурсы узачак. Чарада Автозавод районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 12-14 яшьлек яшь армиячеләр отрядлары катнаша. Аларны музыкаль һәм бию хәрби композицияләре белән танышу, шәһәр һәм республиканың әйдәп баручы хореографлары белән мастер-класс, хореографик номер кую көтә. 

Командаларның чыгышларын бәяләү критерийлары: тышкы кыяфәт; башкару осталыгы (ритм, синхронлык); актерлык осталыгы, биюдә образлар тапшыру; номерны башкару һәм сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасы, дисциплина; җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнә.

Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 09:58