Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда өлкән буын кешеләре декадасы кысаларында «Картлык үзе шатлык» дигән хәйрия акциясе узды. Акциядә шәһәрнең 30 белем бирү учреждениесе катнашты: 67, 69, 89, урта гомуми белем бирү мәктәпләре 1, 5, 6, 8, 9, 18, 20, 30, 35, 43, 56, 58, 60;  2,  26, 29, 54 гимназияләр, Пушкин ис. 78 нче лицей, Яр Чаллы политехника көллияте, В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият, Яр Чаллы медицина көллияте, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы, 4 нче экология-биология үзәге, «Орион» яшьләр үзәге, «Яр Чаллы балалар экология-биология үзәге» һәм башкалар.

10 көн дәвамында 60 чара үткәрелгән, анда пенсионерларның өйләренә барулар (җыештыру, котлау өчен), бәйрәм концертлары, уртак сыйныф сәгатьләре һәм башкалар кертелгән. Хәйрия чараларында 712дән артык ирекле ярдәмче катнашты.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 15:06