Мы в социальных сетях

2019 елның 14 октябреннән Татарстанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларны тулысынча эшләтеп җибәрәчәкләр һәм бер үк вакытта аналог цифрлы телевидениенең дәүләт челтәрен өзәчәкләр. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев искәртте.

Аналоглы эфир тапшыруларын цифрлы телевидениедән «А» хәрефе ярдәмендә аерырга мөмкин, ул телевизор экранында - федераль канал логотибы белән янәшә тора. Әгәр бу хәреф бар икән, димәк, телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк. Заманча телевизорлар өчен бары антенна гына кирәк, ә иске телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка алу таләп ителә – алар теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатыла һәм 900 сум тирәсе тәшкил итә.

Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Яки кайнар линия номеры буенча сезгә цифрлы телевидениене бушлай көйләячәк волонтерны чакыртырга була.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алу чыгымнарын компенсацияләү каралган. Компенсация алу хокукы кемгә бирелгәнен монда карарга була.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 09:12