Мы в социальных сетях

 25 сентябрьдә Яр Чаллыда Мәскәүнең «Спартак» командасы һәм Чаллының «КАМАЗ» футбол клубы арасында матч узачак. Бу Россия кубогының 1/16 Олимп-кубогы жирәбәсе нәтиҗәләре белән билгеләнде. «Карар катгый кабул ителде. Безнең республика президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм Эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин бу мәсьәләдә безне хупладылар. Төп бурычыбыз – әлеге футбол бәйрәмен Чаллы шәһәре өчен югары дәрәҗәдә оештыру», - дип билгеләп үтте Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген эшлекле дүшәмбе вакытында.

Ул Башкарма комитетка һәм хокук саклау органнарына мондый дәрәҗәдәге матчларны үткәргәндә оештыручыларга карата куелган таләпләрне тагын бер кат анализларга тәкъдим итте. «Безнең хокук саклау органнары алдына, беренче чиратта, Эчке эшләр министрлыгы алдына куелган бурычлар һәрвакыт яхшы үтәлә. Халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар: футбол буенча дөнья чемпионаты, эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты, Универсиада һ.б. шуның ачык мисалы булып тора», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев. 

 Ул шулай ук чаллылылар футболны бик яраталар, дип билгеләп үтте. Бу спорт төре автогигант һәм шәһәр төзелеше башланганнан бирле үсеш ала. «Чаллы өчен бу матч шәһәребездә футболның киләчәк үсешенә этәргеч булачак», - диде ул һәм барысын да матчка чакырды.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 10:24