Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең 12 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Россия җыелма командасы составында киокусинкай буенча KWU Европа беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Берлинда яшүсмер, кызлар һәм малайлар арасында төрле авырлык категорияләре буенча узды. Анда Германия, Польша, Болгария, Нидерланд, Норвегия, Греция, Белоруссия һәм башка илләрдән 400дән артык спортчы катнашты. Россия командасы Европаның 26 иле арасында 1 урынны алды. Чаллы спортчылары Россия җыелма командасы хисабына алтын һәм бронза медальләр китерде. Елизавета Бормотова 14-15 яшьлекләр арасында – 45 кг авырлык категориясендә җиңү яулады. 12-13 яшьлек Илья Черников 45 кг авырлык категориясендә 3 урынны алды.

Чәршәмбе, 22 май 2019, 16:03