Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе үзенең 45 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Галерея коллективын хезмәттәшләр, мәдәният учреждениеләре вәкилләре һәм рәсем сәнгатен яратучылар котлады.

Сәламләү сүзе белән мәдәният идарәсенең оештыру-массакүләм эшләр бүлеге башлыгы Эльмира Азрапкина чыгыш ясады.

Ул галерея хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чаллы Башкарма комитеты тарафыннан лаеклы бүләкләр тапшырды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 ноябрь 2025, 08:10



