Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне уртак бәйрәмебез – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Илебез тарихында бу көн чын мәгънәсендә күпмилләтле Россия халкының ихтыяр көче һәм бердәмлеге чагылышына әйләнде.
Күп гасырлар элекополчение сафларында, туган җиребезнең азатлыгын саклар өчен, төрле милләт һәм катлау вәкилләреиңгә-иң торыпдошманга каршы күтәрелде.
Бүген дә, махсус хәрби операция шартларында,без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз, неонацизмга катгыйкаршылык күрсәтәбез.
Буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык һәм ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам йөрәкләребезгә көч-куәт бирә. Без Җиңүгә ышанабыз!
Барлык халыклар һәм диннәр вәкилләре арасындагы үзара дуслыкка һәм ихтирамга нигезләнгән багланышларилдәге тотрыклылыкның, милләтара һәм динара татулыкның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Татарстан шуңа да һәрчак гражданнарның бердәмлеге, туган телләрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү үрнәге булып тора, Россияне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.
Ихлас күңелдән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 ноябрь 2025, 07:00



