Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Газификация программасы кысаларында 100 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган субсидия йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга билгеләнә.

Әлеге субсидия үз составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, I, II төркем инвалидлар яки инвалид бала, шулай ук күпбалалы гаиләләргә, җан башына уртача керем аена 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. Аңа шулай ук һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы ветераннарының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә дәгъва итә ала.

Гражданнарга бер тапкыр бирелә торган субсидия бары тик 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән йорт биләмәсе кишәрлеге чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә булу шарты белән генә бирелә.

Исәп-хисапта җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру, йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу (һәр төрнең кимендә исеме) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләренә тотылган чыгымнар исәпкә алына.

Белешмәләр өчен телефон: 8-800-100-00-01.

Җомга, 31 октябрь 2025, 08:40