Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Профилактика чараларына килгәндә, «пычрак кул авырулары»н булдырмау өчен, кулны еш юарга кирәк, бигрәк тә балаларга кул юу гадәтен сеңдерергә, спрейлар кулланырга өйрәтергә кирәк. Эчәк инфекциясе авыруларын булдырмауның тагын бер юлы – шешәле чиста су яки кайнаган су эчү.

«Пычрак кул авырулары»ның ике төре була – бактериаль һәм вируслы. Бактериаль табигаткә ия булган сальмонеллез, дизентерия, иерсиниоз, холера азык-төлек токсикоинфекцияләре белән беррәттән вируслы ротовирус, энтеровирус, аденовирус, А гепатиты кебек авыруларның таралуы күзәтелә.

Балалар шәхси гигиенаның сәламәтлекне һәм тормыш сыйфатын саклау өчен никадәр моһим булуын аңламый. Баланы шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү ата-аналарның иң мөһим бурычы, чөнки киләчәктә аңа моны мөстәкыйль рәвештә башкарырга туры киләчәк.

Чәршәмбе, 29 октябрь 2025, 16:00