Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

IV чакырылыш Шәһәр Советының йомгаклау утырышы көн тәртибе проектына алты мәсьәләләр кертелде. Шәһәр бюджеты буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова шәһәрнең  участок сайлау комиссияләре резервына өстәмә керү өчен кандидатуралар раслауны сорады.

Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин муниципаль берәмлек территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә документны яңа кабул ителгән Федераль законга туры китерү өчен үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов муниципаль берәмлекнең «Менеджмент академиясе» автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы составына керүе турындагы мәсьәләне тавыш бирүгә куйды.

Депутатлар көн тәртибендәге мәсьәләләрне хуплады.

Чәршәмбе, 13 август 2025, 10:51