Анда «Балачак ишегалды» дигән чара узды. Җәй көне балачак иленең иң матур чагы.Ишегалды бәйрәмнәре чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде.
Чираттагы чара 26 микрорайонында урнашкан ишегалдында узды.

Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин катнашты.
Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары комплекста яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Ишегалды бәйрәме ул халык бәйрәме.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый җылы мохитта узган ишегалды чаралары вакытында халык күршеләре белән дә таныша. Бу бик мөһим. Бер-береңне белеп, йортка кагылышлы проблемаларны бергәләшеп чишкәндә, һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 29 июль 2025, 08:30



