Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Васильевна Тонких 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Псков шәһәрендә туа, шунда ук мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1940 елда эшли башлый, әнисенә поликлиникада ярдәм итә.1941 елда әнисе белән Горький шәһәренә эвакуацияләнә, анда сугыш буе заводта эшлиләр. Сугыштан соң Ленинградның фәнни-тикшеренү институтында секретарь-машинистка булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Хабаровск краена күчеп китә. 1964 елдан лаеклы ялга чыкканчы Биробиджан шәһәренең оек-трикотаж фабрикасында эшли. Ике ул тәрбияләп үстергән, өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Яр Чаллыда 1985 елдан бирле яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»,«Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 18 февраль 2020, 11:33



