Дәүләт-шәхси партнерлык шартлары буенча тормышка ашырылырга мөмкин булган тагын 2 проект каралды.
Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш территориясенә тагын ике резидент киләчәк. ТР Инвестиция советы президиумы утырышына “Выбор-С” компаниясе җәяүлеләр юлы өчен плитә җитештерү проектын тәкъдим итте. Предприятие 4,5 гектар мәйданда төзеләчәк.
Вибропресслау методын кулланып, компания елына 1,2 миллион квадрат метр күләмендә продукция җитештерергә җыена. Әлеге компания илебездә җәяүлеләр юлы өчен плитә һәм башка төзекләндерү элементлары җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе булып санала.
“Энерго РС” компаниясе дә ТОСЭР резидентлары исемлеген тулыландырырга җыена. Әлеге предприятие вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны шинопроводлар җитештерү буенча инвестиция проекты белән таныштырды. Компания җитештерүгә үзенең 450 миллион сум акчасын җәлеп итмәкче.
Моннан тыш, киңәшмәдә дәүләт-шәхси партнерлык шартлары буенча тормышка ашырылырга мөмкин булган тагын 2 проект каралды. Бу шартларда шәһәребездә спорт комплексы, бөтен республикада спорт-сәламәтләндерү, күңел ачу учреждениеләре төзеләчәк.
shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 май 2018, 11:22



