Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда "Киез итек бәйрәме" узачак, дип яза җирле басма.

Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә. Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы осталары гына түгел, Татарстанның һәм күрше республикаларның итек басучылары да алып киләчәк.Чара уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барачак.


Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне "Узган елның кары ява" исемле әкияти интерактив чара да үзенә җәлеп итәчәк. Тамашада урман эченнән төрле җен-пәриләрнең, хайваннарның килеп чыгуы көтелә.

"Киез итек бәйрәме"ендә кече-зоопарк, кул эшләре күргәзмәләре эшләячәк. Шулай ук чаңгыда, чанада шуу өчен мөмкинлекләр тудырылачак.

http://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 18 гыйнвар 2018, 11:17