Мы в социальных сетях

Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хөрмәтле ата-аналар (законлы вәкилләр)!

Хәзерге вакытта, сезнең уңайлылык өчен, Яр Чаллы шәһәренең ике Күпфункцияле үзәгендә түбәндәге хезмәтләрне алуга гариза бирү мөмкинлеге булдырылды:

  • балалар бакчасында урын алу өчен; 
  • балалар бакчасына йөрмәгән балага булачак балалар бакчасын өстенлекле бакчага алмаштыру өчен;
  • балалар бакчасына йөри торган баланы башка мәктәпкәчә учреждениегә күчерү өчен;

1. ГЭС поселогы, Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт  (4/2/1)

Эш режимы:

Дүшәмбе - 8:00 - 17:00   Җомга - 07:00 - 16:00

Сишәмбе - 10:00 -20:00  Шимбә - 08:00 - 17:00

Чәршәмбе - 8:00 - 17:00  Якшәмбе - 08:00 - 17:00

Пәнҗешәмбе - 10:00- 19:00

Төшке ялсыз

2. Яңа шәһәр, Тынычлык проспекты, 62 (3/16) йорт

Эш режимы:

 Дүшәмбе - 8:00 - 17:00   Пәнҗешәмбе - 08:00 - 19:00

 Сишәмбе - 8:00 -19:00   Җомга - 08:00 - 17:00

 Чәршәмбе - 8:00 - 17:00    Шимбә - 8.00 - 13.00 

 Якшәмбе – ял көне

Төшке ялсыз

Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:

  • Ата-ананың (законлы вәкилнең) паспорты, шәхси иминиятләштерү счеты номеры;
  • Шәхси иминиятләштерү счеты номеры, баланың туу турында таныклыгы;
  • Ташламалар яки сәламәтлек буенча ихтыяҗ булганда, аларны раслау өчен кирәкле документларның төп нөсхәләре һәм күчермәләре.

Өстәмә белешмәләрне 56-12-67 телефоны аша алырга мөмкин.

Понедельник, 28 ноября 2022, 14:37