Мы в социальных сетях

Хисап чорында гражданнар мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча эш дәвам иттерелде.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы тарафыннан ел буена атна саен барлыгы 190 граждан кабул ителде.

2016 елда Башкарма комитетның финанс идарәсендә 99 гражданнар мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Башкарма комитет адресына иминиятләү хезмәтләрен кулланучылардан ОСАГО полисын ала алмау турында кергән мөрәҗәгатьләр (7 мөрәҗәгать) тиешле чара күрү өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм шәһәр прокуратурасына җибәрелде. Моннан тыш, финанс базары өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау, ачыклау һәм бетерү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы киңәшмәсендә фикер алышу предметы булды.

Вторник, 21 марта 2023, 12:37