Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы – күп тармаклы комплекс. Ул гомуми мәйданы 9830,1 мең квадрат метр булган торак фондын, кулланучыларны җылылык, электр, газ, су белән тәэмин итү һәм су бирү хезмәтләре күрсәтүне, җыештыру, чүп чыгару, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү, юлларны ремонтлау һәм башкалар буенча производство эшләрен тәэмин итүче күп профильле инфраструктураны үз эченә ала. Яр Чаллы шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика өлкәсендә 15 меңнән артык чаллылы эшли.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 70 оешма хезмәт куя, торак фонды белән 16 идарәче компания һәм 66 торак милекчеләре ширкәте идарә итә.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе түбәндәге эшләрне оештыра:

- шәһәр халкына торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү;

- сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерү, эшкәртү; 

- торак-коммуналь өлкәдә энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү;

- шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү;

- шәһәр чикләрендә урнашкан шәһәр урманнарыннан, паркларыннан файдалану һәм аларны саклау;       

 - гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тору;                                                                               

- торак биналарны - торак булмаганга, торак булмаганны торакка күчерү, торак биналарны үзгәртеп төзү һәм үзгәртеп планлаштыру мәсьәләләре буенча документлар формалаштыру;

- җирләү эшләре, ритуаль хезмәтләр, төзелеш, җирләү урыннарын реконструкцияләү.

Среда, 3 апреля 2024, 10:33