Мы в социальных сетях

Муниципаль торак фондының торак урыннарын гражданнарга милеккә биргәндә документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге нигезләрдә гамәлгә ашырыла:

  • «Россия Федерациясендә торак фондын приватизацияләү турында» 1991 елның 4 июлендәге 1541-1 номерлы Россия Федерациясе Законы;
  •  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • Яр Чаллы шәһәре Уставының 41 статьясы;
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Муниципаль торак фондының торак урыннарын гражданнарга милеккә биргәндә документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 24 гыйнварындагы 243 номерлы карары. Торак урыннарын приватизацияләүнең административ регламенты.pdf

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

  • дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында интерактив формада (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында интерактив формада (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар), Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча: дүшәмбе 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 32-98-39. 

Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

  • КФҮ аша кәгазьдә һәм административ регламент таләпләренә туры килә торган электрон документларда;
  • Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);
  • Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (https:// www.gosuslugi.ru);
  • Район хакимиятенә шәхсән яки почта элемтәсе аша кәгазьдә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, почта аша җибәргәндә, тиешле тәртиптә раслана.

Четверг, 12 января 2023, 10:28