Мы в социальных сетях

Описание:

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшенең төп юнәлешләре булып гаилә уңышсызлыкларын кисәтү, социаль ятимлекне, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау, социаль хезмәтләр күрсәтү (психологик, юридик, социаль) һәм яшәеш шартлары начар хәлдә булган гаиләләргә һәм балигъ булмаганнарга башка төр ярдәм күрсәтү тора.

Бүлекнең эше ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне мөмкин кадәр алданрак ачыклауга булышлык иткән участок социаль хезмәте принцибы буенча оештырылган. Нәкъ менә участок алымы башкарма хакимият органнары белән профилактика системасы органнарының ведомствоара берлектә эшләвен гамәлгә ашыруны тәэмин итә.

Бүлектә мохтаҗ гаиләләргә һәм балигъ булмаганнарга социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-юридик, социаль-икътисадый ярдәм күрсәтүче социаль хезмәт белгечләре, социаль педагоглар, психологлар эшли.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге директоры урынбасары

Нурмөхәммәтов Илдар Илгиз улы

(8552) 70-66-43

Комсомол районы буенча бүлек мөдире

Кондрашкина Анна Евгеньевна

(8552) 70-75-95

Үзәк районы буенча бүлек мөдире

Калинин Иван Михайлович

(8552) 70-61-51

Автозавод районы буенча бүлек мөдире

Побиванец Виолетта Николаевна

(8552) 70-66-64 

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка поселогы, А.Грин урамы, 9 йорт. «Икмәк комбинаты» яки              «Л.В. Васильев исемендәге көллият» тукталышы.

E-mail: Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru



Пятница, 19 августа 2022, 10:02