Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Кызыл ромашка»

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар!

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын...

Хезмәт буенча инструктор Альбина Альбертовна социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу көненә багышланган чара оештырды.

Бүген халкыбыз Җәлилнең батырлыгы турында яхшы белә. Үзенең горурлык, патриотизм, какшамас батырлык белән сугарылган шигырьләрен ул немец төрмәсе шартларында язган. Җәлилнең шигырьләре — аның күңел дөньясының байлыгы, матурлыгының тере шаһитлары. Гадәттә сәнгатьтә булган кебек, алар бер үк вакытта башка кешеләрнең дә уй-хисләрен, кичерешләрен, фикерләрен һәм эчке дөньяларын чагылдыра.

Чара барышында Альбина Альбертовна социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга М. Җәлилнең авыр язмышы, аның балачак һәм яшүсмер еллары, шәхси тормышы һәм әдәби эшчәнлеге турында сөйләде

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар мондый чараларны бик яраталар һәм аларда теләп катнашалар.

Безнең социаль-мәдәни чаралар һәрвакыт уңай эмоцияләр һәм бик күп якты тәэсирләр уята!



Пятница, 5 сентября 2025, 13:37