Тантаналы чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты. Шәһәребездә капиталь ремонттан соң юлларны тантаналы рәвештә ачу күркәм традициягә әверелде.
Шәһәр җитәкчелеге, юл салучылар, журналистлар – чарага шактый кеше җыелды. Юл сыйфатының елдан-ел күзгә күренеп үзгәрүен Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков та билгеләп узды. Наил Мәһдиев иң алдынгы юл салучыларны рәхмәт хаты белән бүләкләде. Соңыннан Жуков урамы буйлап бер-бер артлы тантаналы рәвештә йөк машиналары узды.


При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 октябрь 2025, 13:00