Яр Чаллы автомәктәбе командасы үзенең остазы белән берлектә Выборг шәһәренә юл тотты, биредә 22 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр автомногоборье буенча Бөтенроссия беренчелеге узачак.
Быел яз айларында безнең шәһәрдәшләребез республика конкурсында 1 урын яулап, Яр Чаллыда иң көчле белгечләрне әзерләүләрен исбатладылар. Әлеге кубок һәм Татарстан чемпионнары исеме федераль дәрәҗәдәге ярышка юллама бирде.
Чаллылылар оста итеп машина йөртәләр, юл йөрү
кагыйдәләрен яхшы беләләр һәм медицина ярдәме күрсәтә
алалар.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 сентябрь 2025, 14:29