Чаллыда капиталь ремонттан соң «Яшьлек» проспекты һәм «Боровецк» күпере файдалануга тапшырылды.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов яңа объект ачылу белән котлады.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев әлеге мөһим эшне башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәт әйтте.
«Безнең хезмәткәрләр Яр Чаллы шәһәрендә тормыш уңайлы булсын өчен барсын да эшли. Илебез һәм республикабыз җитәкчеләре ярдәме белән юллар төзелешенә федераль һәм республика бюджетларыннан финанслар бүлеп бирелә. Без Россия Президенты Владимир Путинга, шәһәр һәм районнар өчен мөһим һәм кирәкле программалар гамәлгә керткән өчен рәхмәтле. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт. Двигательләр заводы боҗрасыннан Боровецк күперенә кадәрге юлны ремонтлауга ике елда 2 млрд 330 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу — Яр Чаллы шәһәренең 400 генә, беренче КАМАЗ машинасы чыгуга 50 ел тулуга зур бүләк», — диде ул.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 сентябрь 2025, 16:57