Автозавод районында «Балачак ишегалды» дигән бәйрәм узды. Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов катнашты.

Ишегалды бәйрәмнәре чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы чара 48 комплекста урнашкан ишегалдында узды.

Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары комплекста яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.

Шуны да әйтергә кирәк, мондый җылы мохитта узган ишегалды чаралары вакытында халык күршеләре белән дә таныша. Бу бик мөһим. Бер-береңне белеп, йортка кагылышлы проблемаларны бергәләшеп чишкәндә, һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 июль 2025, 12:25