Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә. 

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм! 

«Сезнең эшегез — ул югары миссия. Сез безнең заманның чын геройлары. Сезнең белемегез, осталыгыгыз һәм сизгерлегегез өмет бирә һәм тормышны коткара. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «табиб хезмәте – тирән белем, зур игътибар, сабырлык һәм чиксез игелек таләп итә торган фидакарьлек үрнәге».

Безнең медицина җәмәгатьчелеге Татарстанда иң көчлеләрнең берсе булып тора. Сез моны пандемия елларында, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калганда исбатладыгыз.

Сез моны «Ел табибы – Ак чәчәкләр» кебек конкурсларда җиңүләр һәм көндәлек эш белән, заманча технологияләр һәм дәвалау ысулларын кертеп раслыйсыз. Тәҗрибәләре һәм зирәклеге белән Яр Чаллы шәһәре медицинасына нигез салган сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Сез без горурлана торган табиблар буынын тәрбияләдегез!

Кадерле коллегалар! Эшегез сезгә шатлык китерсен, ә пациентларның рәхмәте йөрәкләрне җылытсын.

Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә яңа уңышлар телим!

Якшәмбе, 15 июнь 2025, 08:00