Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

30 май көнне «Капка» дигән спектакльне карарга була. Ул соңгы тапкыр уйнала
Башлана 19:00 сәгатьтә.

Спектакльнең премьерасы 2021 елның 28 октябрендә булды, һәм шуннан бирле ул 42 тапкыр уйналды, бу вакыт эчендә 4740 тамашачы әлеге спектакльне карады.

2023 елда театр коллективы Мытищи шәһәрендә VII Халыкара «Подмосковные вечера» театр фестивалендә нәкъ менә «Капка» спектакле белән катнашты. Әлеге спектакль Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә Казан шәһәре гастрольләре кысасында күрсәтелде, «Капка» тамашачылардан яхшы бәя алды һәм тулы заллар җыйды.

Шулай ук «Шәрык» клубында Казан федераль университеты студентлары белән зур очрашу булды, анда спектакльнең актерлары, авторы һәм режиссеры белән әсәр турында фикер алышу узды.

Төп герой Касыйм ролен тамашачыларга күбесенчә комик персонажлар аша таныш актер Рәзил Фәхертдинов башкарды. Әмма «Капка»да ул бөтенләй башка амплуада чыгыш ясады һәм персонажның бөтен хис-кичерешләрен ышандырырлык итеп тапшырды. Шунысы кызык: Фәхертдинов үзе Себердә үскән, ә сюжет буенча төп герой Камчаткага яшәргә китә.

Әсәрнең төп герое Касыйм үзенең ялгыш адымнары аркасында авылдан чыгып качарга мәҗбүр була һәм гомере буе Камчаткада яши. Туган телендә аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм калып, ул эчке низаглар һәм тирән эмоциональ тетрәнүләр кичерә.

Билетларны кассада яки театрның рәсми сайтында сатып алырга мөмкин: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=20137

Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт.

Телефон: +7 (855) 225-31-77.

Барлык мәгълүмат сайтта:  chelnyteatr.tatar

Якшәмбе, 18 май 2025, 12:00