10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрельдән башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә күчерелә. Аны 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары ала.
Яр Чаллыда Җиңү көненә түләүне 28 ветеран алачак. Татарстан Республикасында Җиңү көненә багышланган ел саен бирелә торган түләүләрне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә, гаризасыз рәвештә башкарыла
Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 нче апреленнән чыккан «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»гы 186 нчы номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 13:56