Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераннары Лидия Александровна Фомина, Нәсимә Әхмәтҗанова, Раиса Петровна Дьячкова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Лидия Александровна ТАССРның Мамадыш районы Чаксы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 14 яшьтән колхозда көченнән килгәннәрне башкара. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан Мамадыш сәүдә техникумын тәмамлый.

Кияүгә чыга. Ире белән ике ул тәрбияләп үстергән. Ветеранның биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 70 нче елларда Түбән Кама шәһәренә күчеп, лаеклы ялга чыкканчы шиналар заводында эшли. Яр Чаллыда 2004 елдан бирле яши. Лидия Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Удальцова да кушылды.

Комсомол районы ветераннарын Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котладылар.

Нәсимә Әхмәтҗанова ТАССРның Ширәмәт районы Семенево авылында туа. Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1954 елда Әхмәдҗанов Фәрит Фамутдин улына кияүгә чыга. 1991 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Первоуральск динас заводында эшли. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ветеранның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Нәсимә Әхмәтҗанова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Раиса Петровна Дьячкова ТАССРның Әлмәт районы Кара Елга авылында туа.

Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя.  1955 елда Дьячков Николай Дмитриевичка кияүгә чыга. 1954-1987 елларда СМУ-40 штукатур-маляр булып эшли. Озак еллар төзелеш училищесында эшләп лаеклы ялга чыга. Яр Чаллы шәһәрендә Раиса Петровна 1996 елдан бирле яши.  Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Раиса Петровна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 13:36