Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләрен Россия Федерациясе коткаручылары көне белән тәбрикләде.

Бүген отряд Татарстан Республикасының ун муниципаль берәмлегендә эшчәнлек алып бара һәм 17 янгын сүндерү-коткару частен һәм бер аерым постны үз эченә ала. Отряд хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсларында, спортның хезмәт-гамәли төрләре буенча ярышларда актив катнашалар, берничә тапкыр республиканың иң яхшы Федераль янгынга каршы хезмәте отряды дип танылды.

«Кызганычка каршы, шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр булып тора, бу – Минзәлә районында электромотор самолетының һәлакәткә юлыгуы да, күп фатирлы торак йортта газ шартлавы да. Әмма бу һәлакәтләрнең барысы да оператив рәвештә хәл ителде. Безнең коллективта үз эшенең чын профессионаллары эшли дип ышаныч белән әйтә алам», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов һәм хезмәттәшләренә эшләрендә уңышлар теләде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз тормышларын куркыныч астына куеп, коткаручы һөнәрен сайлаган кешеләрнең бәйрәмнәре юк диярлек дип билгеләп үтте. «Сезнең эшегез түземлек, сабырлык, белем, һөнәри тәҗрибә таләп итә, чөнки һәлакәт нәтиҗәләрен җиңел генә бетерү, янгыннарны сүндерү мөмкин түгел. Яр Чаллы коткаручылар гарнизоны республикада, илдә иң яхшыларның берсе булып тора. Сезнең хезмәтегез куркыныч та, авыр да, шул ук вакытта мактаулы да».

Наил Мәһдиев коткаручыларның яңа буыннары өчен осталык һәм әхлак үрнәге булып торган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үз чиратында, Россия ГТХМ җитәкчелеге мэрның коткаручылар эшен популярлаштыру буенча эшчәнлеген билгеләп үтте һәм Алмаз Мифтахетдинов Наил Мәһдиевка Россия ГТХМның "Коткару эшен пропагандалау өчен" медален тапшырды.  

Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 16:27