Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Компьютер грамоталылыгыннан тыш, Өченче буын Университетында башка факультетлар да бар. Популяр юнәлешләрнең берсе – «Хокукый белемнәр мәктәбе». Тыңлаучылар гаилә, мирас хокукын, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны өйрәнгәндә аеруча зур кызыксыну күрсәтәләр. Дәресләр тормыштан мисаллар белән ныгытыла. Бу юнәлештә дәресләрне юрист Наилә Мөксинова алып бара.

27 декабрь көнне Шәһәр Советы депутаты, Пенсионерлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе рәисе Эдуард Фәттахов «Хокукый белемнәр мәктәбе»нең ачык дәресендә булды. Студентлар курста алган яңа белемнәре турында сөйләделәр, юридик яктан белемле булу мөмкинлеге өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Киләсе уку елында «Хокукый белемнәр мәктәбе» курсында белем алырга теләүчеләргә гариза бирергә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының 7/20 һәм 32/17 клиент хезмәтләре вахталарында кабул ителә.

Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе телефоны +7 937 594 06 91

Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 15:27