Бүген депутатлар шәһәр бюджеты параметрларын, киләсе елга эш планын расладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Шәһәр Советы утырышы мэр Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Ул узып баручы елга кыскача йомгак ясады, тулырак алар февраль аенда хисап сессиясендә яңгыраячак.


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова 437 710 мең сум күләмендә бюджетара трансфертларның килүенә бәйле рәвештә, шәһәр бюджеты параметрларына кертергә кирәк булган үзгәрешләр, шулай ук аларның нинди юнәлешләргә җибәреләчәге турында сөйләде.

Мәсәлән, тренер-инструкторларга ярдәм итүгә – 10 млн 313 мең сум, мәгариф, мәдәният һәм спорт педагогик хезмәткәрләренә 8718 мең сум акча тотылачак. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү» грантын түләүгә – 2 млн 500 мең сум, «Безнең яңа укытучыбыз» грантын түләүгә – 733 мең сум, балаларны музыка коралларында уйнарга өйрәтүгә – 80 мең сум акча бүлеп бирелә. Яңа ачылган мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын финанс белән тәэмин итүгә 16 млн 893 мең сум акча юнәлдерелгән. Спорт объектларының террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү өчен җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә 878 мең сум кирәк.Шулай ук шәһәрнең баш финансисты чыгымнарның башка маддәләрен дә атады.

«Шулай итеп, шәһәр бюджетының түбәндәге параметрларын расларга тәкъдим ителә: шәһәр бюджеты керемнәре 11 млрд 980 млн 222 мең сум. Шәһәр бюджеты чыгымнары –12 млрд 628 млн 518 мең сум. 648 млн 296 мең сум күләмендәге керемнәр һәм чыгымнар арасындагы аерма 2021 елның 1 гыйнварына калган акчалар һәм республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кайтарылган акчалар хисабына каплана», - дип тәмамлады чыгышын Светлана Мулюкова.
Моннан тыш, парламентарийлар Илшат Фәрдиев депутатлык мандатын Илгиз Юнысовка тапшыру өчен тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, Илшат Фәрдиев депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Территориаль сайлау комиссиясенең 2021 елның 24 декабрендәге карары нигезендә Илгиз Юнысов «Единая Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлыкка кандидатлар исемлегеннән IV чакырылыш Шәһәр Советы депутаты итеп теркәлде.
Ул шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия составына керергә теләк белдерде. Хезмәттәшләре ягыннан каршы килүләр булмады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 14:01