Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

21 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балалар коллективлары арасында «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәр конкурсы узды. Балаларның иҗади сәләтләрен «Нәфис сүз», «Вокал», «Хореография» номинацияләрендә бәяләделәр.

Конкурста 128 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 1 026 бала катнашты, 38 концерт номеры белән 226 бала финал сынауларында чыгыш ясады.

18 балалар бакчасыннан 130 бала җиңүче булды. 20 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр конкурс дипломантлары булдылар.

Чәршәмбе, 15 декабрь 2021, 13:32