Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

15 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсе Яр Чаллы һәм Финляндия арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештыра. Видео очрашуында шәһәр яшьләре һәм язучылары катнашачак.

Телекүпер барышында катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, китаплар уку һәм туган телдә аралашу мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Телекүпер кысаларында Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рамил Беляевның  «Финляндия татарлары» китабы белән танышу һәм шәхсән авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булачак.

Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 16:50