Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген, 22 октябрьдә, 19:00 сәгатьтән Низаметдинов урамы һәм Машина төзелеше урамы буенча «Пединститут» тукталышыннан алып «ЮХИДИ идарәсе» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак. Бу «Хәрби комиссариат» трамвай тукталышы районында җылылык челтәрләрен урнаштыру буенча төзү-монтаж эшләре үткәрү белән бәйле.

25 октябрьдә 4:00 сәгатьтә трамвайлар үз маршрутларына кире кайтачак.

Трамвайлар хәрәкәтенең үзгәртелгән схемаларын тәкъдим итәбез.

Җомга, 22 октябрь 2021, 11:48