Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Челныводоканал» Түбән Кама сусаклагычына чираттагы тапкыр балыклар җибәрде. Кама елгасына «Чаллы Яр» микрорайоны районында, су биологик ресурсларын яңадан торгызу өчен, 26 800 сазан балыгы җибәрелде (һәрберсе уртача 20 г авырлыкта). «Челныводоканал» оешмасы белән килешү нигезендә балыкларны Арча балык хуҗалыгы биргән.

Кешенең теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеге балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган су объектларында, теге яки бу дәрәҗәдә хайваннар дөньясының яшәү тирәлегенә һәм аның азык базасына зыян китерә. Зыянның күләмен исәпләү ел саен Л.С. Берг исемендәге Дәүләт фәнни-тикшеренү институты тарафыннан башкарыла.

- Институт шулай ук балыклар чыгарылачак сулыкта төр составын һәм урыннарны билгели, - ди ТР Балык саклау өлкән дәүләт инспекторы Эльмир Хафизов. - Алга таба без үз гамәлләребезне сулыкларны балыклар белән тулыландыручы предприятиеләр белән килешү төзибез. Бу еллык планлы эш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Челныводоканал»ның су биологик ресурсларына китергән зыян өчен компенсация түләүләре элек елына берничә миллион сумга кадәр җиткән. Тик 2010 елда су алу почмаклары балык саклау җайланмалары белән җиһазландырылды, алар яшь балыкларны су алу җайланмасына эләгүдән саклауның өстәмә һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Әлеге табигать саклау чараларыннан соң китерелгән зыян күләме һәм, шул рәвешле, компенсация түләүләре 10 тапкырдан артык кимегән.

- Безнең балыкчылык инспекторлары белән уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, бу балыклар әйбәт кенә үсәр дип өметләнәм. Шуңа күрә бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт, - дип нәтиҗә ясады «Челныводоканал»ның  генераль директоры Владислав Гаврилов.

Чәршәмбе, 22 сентябрь 2021, 14:04