Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

29 августта Әҗмәкәй поселогында «Найком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар узачак.

Ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан 200дән артык спортчы катнашачак. Инде бүген үк, гаризалар кабул итү башланган көнне 80нән артык мөрәҗәгать керде.

Татарстанда мотоцикл спорты федерациясе президенты Наил Хөббәтуллин стадионга керү бушлай булачак дип белдерде. "Шимбә көнне эндуро кантри-кросс узачак, әмма аларның юлы – җиде чакрымнан артык, тамашачылар трибунасыннан ярышның ничек барганын карарга мөмкин түгел, шуңа күрә без барлык җанатарларны якшәмбе көнне чакырабыз, - дип хәбәр итте ул. – 29 нчы августта шәһәр мэры Кубогына ярышлар узачак. Керү бушлай, әмма чикләү тора – 7 мең кеше, артыгын кертә алмыйбыз".

Чараны ачу тантанасы 11:30 сәгатьтә башлана. Тренировка узышлары 8:30 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар:

50 см3 классы (6 - 8 яшь)

65 см3 классы (8 - 12 яшь)

85 см3 классы (11-14 яшь)

Спорт сөючеләр классы (30 яшькә кадәр)

Спорт сөючеләр классы (30+)

Ветераннар классы (45+)

Ветераннар классы (52+)

Чәршәмбе, 25 август 2021, 16:07