Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

ИТ-паркта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Web-эшләнмә» курсы тыңлаучыларының чыгарылышы булды. Чараның инициаторы булып «Интеграция» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»технопаркы торды. Технопарк директоры Антон Грачев билгеләп үткәнчә, һәр яңа курс – яңа уникаль тәҗрибә ул.

Чарада 12 катнашучы «Web-эшләнмә» курсы буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Ксения Жилина хәзерге заман рәссамнарының картиналарына багышланган сайт эшләгән: "Мин рәссамнарга үзләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә һәм яраткан эшләре ярдәмендә күбрәк акча эшләргә теләр идем. Шулай ук минем сайт автор картиналарын сатып алырга, сәнгатькә якынрак булырга теләгән кешеләргә ярдәм итәчәк", - дип сөйләде ул.

InIT социаль-белем бирү проектының төп миссиясе-Татарстанда ИТ-индустрия өлкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тоткарлыксыз катнашу мөмкинлеге. Шулай ук инициатива инвалидлыгы булган кешеләр турында җәмәгатьчелек фикерен үзгәртүгә, аларны адаптацияләүгә һәм алар өчен уңайлы мохит һәм хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Җомга, 20 декабрь 2019, 17:07