Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

23 ноябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче мәйданчыкларда – Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Анда 13,8 млн сумлык 250 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең сәүдә һәм техник коралландыру буенча урынбасары Дамир Җамалиев булды. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 30 ноябрьдә расланган ярминкәләрдә узачак. Ипподром территориясендә Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре ярминкәсе оештырылачак, анда район кулланучылар җәмгыятьләре кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 12:10