Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Прохоровна Распопова юбилее белән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисе Владимир Ртищев та кушылды.

Үзәк районында яшәүче Мария Прохоровнага 95 яшь тулды. Ул Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә туа, Бөек Ватан сугышы елларында Карабаш шәһәре мәктәбендә укытучы булып эшли. 1950 елдан алып пенсиягә чыкканчыга кадәр Чиләбе шәһәренең һөнәри училищесында математика укыта. 1990 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә.

Мария Распопова «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 21 июнь 2019, 15:10