Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Кондратьевич Федоровка 95 яшь тулды.

Александр Кондратьевич ТАССРның Апас районы Төбәк Черкене авылында туган. Сугыш елларында 4нче Украина фронты кыр артиллериясе системасы наводчигы була. Мәскәү, Польша, Кенигсбергта хезмәт итә. 1944 елда Кырымны азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң Александр Кондратьевич туган авылына әйләнеп кайта, анда пенсиягә чыкканчы мәктәп директоры булып эшли. 2009 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Александр Кондратьевич 4 бала тәрбияләп үстергән, 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Кенигсбергны алган өчен» медале, «Жуков» медале, «1941-1945 еллар Фронтовигы» билгесе, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы башлыгы вазифаларын башкаручы Резедә Хафизова котлады. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Гурлева да кушылды.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 11:53