Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

12 апрельдә Авиация һәм космонавтика көне – кешенең  беренче тапкыр космоска очуына багышланган истәлекле дата билгеләп үтелә. Бу көнне «КАМАЗ» мәдәният сарае «Сез беләсезме: ул нинди егет булган!» дип аталган әдәби-музыкаль композиция карарга чакыра.

"КАМАЗ" мәдәният сарае артистлары Юрий Гагарин һәм аның көрәштәшләренең тормышы һәм батырлыгы, ул еллардагы вакыйгалар, бәйрәмнең тарихы турында сөйләячәкләр. Сәхнәдән танылган җырлар, шигырьләр һәм беренче космонавт замандашларының истәлекләреннән өзекләр яңгыраячак. Тематик фотографияләр һәм видеоматериаллар тамашачыларга "Космосны буйсындыручы" легендар шәхес белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.

Керү ирекле.

Чәршәмбе, 10 апрель 2019, 10:20