Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2019 елның 5 маенда Республика башкаласында «Казан марафоны – 2019» Халыкара җиңел атлетика ярышлары узачак. Ярышлар TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында үткәрелә. Җиңел атлетика йөгерешендә чаллылылар Татарстан Республикасының иң яхшы чабучы муниципаль берәмлеге исеме өчен көрәшә алачак. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, иң күп катнашучылар җибәргән муниципаль берәмлекләр конкурсның җиңүчесе һәм призерларына әйләнә һәм универсаль спорт мәйданчыгы төзү хокукына ия булачак: 1 урын – мини-футбол кыры, 2 урын – волейбол-баскетбол мәйданчыгы, 3 урын – спорт тренажерлары белән мәйданчык. 

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәреннән 106 катнашучы гариза биргән. Ярышлар кысаларында түбәндәге узышлар оештырылачак: TIMERBABY ползунклары йөгерү, TIMERKIDS балалар йөгереше, 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 кмга йөгерү.


Чәршәмбе, 10 апрель 2019, 11:43