Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

13 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Ачык ишекләр көне узачак. Программада мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр, лингафон һәм компьютер классында дәресләр, ректор, факультет деканнары, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре һәм студентлары белән очрашу каралган. Бу көнне чыгарылыш сыйныфлар укырга керү тәртибе, уку шартлары һәм студентлар тормышы турында иң актуаль мәгълүмат ала алачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кабул итү кагыйдәләре һәм керү имтиханнарының исемлеге турында мәгълүмат Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының Интернет-порталында http://tatngpi.ru/block-abitur/bakalavriat югары белем алуга керүчеләр өчен «Абитуриент» бүлегенә урнаштырылган, көллияткә керүчеләр өчен биредә: http://tatngpi.ru/block-abitur/spo.

Сишәмбе, 9 апрель 2019, 13:31