Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2019 елда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.

Яр Чаллыда әлеге индексация 103 меңгә якын эшләмәүче пенсионерга кагылачак. 2019 елда индексациядән соң пенсия коэффициенты бәясе 87,24 сум тәшкил итәчәк, ә билгеләнгән түләү 5 334,19 сум булачак.

Пенсия күләме һәр пенсионерга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арту көтә.

Пәнҗешәмбе, 13 декабрь 2018, 16:05