Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр батутта, акробатик юл һәм икеләтә кечкенә трампта сикерү буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Спорт чарасы Советлар Союзы Герое, очучы Сергей Люлин истәлегенә багышланды. Чаллы спортчылары сигез медаль яулады. Суга сикерү буенча алтынга Альбина Сибгатуллина лаек булды, синхрон сикерүдә беренче урынны Регина Хисмәтова һәм Амалия Галиуллина яулады. Арслан Кагенов, Амалия Галиуллина батутта сикерү буенча көмеш медальләргә лаек булдылар. Акробатик юлда сикерү буенча икенче урынны Майя Уколова, Егор Световидов алды.

Спотрчыларны ярышларга тренерлар Диана Тимеркәева һәм Наталья Быстрова әзерләделәр.

Җомга, 7 декабрь 2018, 13:41