Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кичә Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты тәмамланды. Ике ел элек югалган ТР чемпионнары исемен кире кайтарып, Яр Чаллы командасы турнирда җиңү яулады. Турнир стартына Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 14 командасы чыкты, аларның һәрберсе составында сигез катнашучы бар. Чемпионатта автокала данын Максим Самусенко, Артем Нәгыймов, Айдар Садыйков, Алмаз Куликов, Зәринә Шәфигуллина, Валерий Әхмәдиев, Роберт Сафин, Зөлфия Фәйрузова, Тәлгать Сайранов яклады.

Дүшәмбе, 19 ноябрь 2018, 12:02