Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Экспертлар «Ел студенты-2018» шәһәр конкурсында катнашучыларның портфолиосын бәяләделәр. Быел барлыгы 50 гариза алынды. Традиция буенча аларның иң күп өлеше «Елның иҗади шәхесе», «Елның җәмәгатьчесе» һәм «Ел спортчысы» номинацияләре буенча алынды. Барлыгы 14 номинация каралган.

Экспертлар тиздән республика конкурсына барачак портфолиоларны билгеләнгән инде. Моннан тыш, узган елдагы кебек үк, анда катнашучыларга тагын бер этап – «үзләрен иҗади тәкъдим итү» узарга туры киләчәк. Ул 13 һәм 14 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә оештырыла. Бу үзләрен һәм проектларын экспертлар алдында якларга һәм республика конкурсларына әзерләнергә өстәмә мөмкинлек. 

Конкурс финалистларының исемнәрен 2018 елның 31 декабренә кадәр игълан итәчәкләр, ә җиңүчеләрнең исемнәрен традиция буенча 2019 елның гыйнварында студентларның төп бәйрәме - Бөтенроссия студентлар көне алдыннан хәбәр итәчәкләр. Конкурсның төп «Гран при» номинациясендә өченче ел рәттән җиңүчегә төп бүләк– Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге стипендия биреләчәк. 

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 11:30